Чаллыда «Вивальди» торак комплексы йортларының берсе төзелде

2025 елның 15 октябре, чәршәмбе

2025 елның 15 октябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге «Вивальди» торак комплексында торак булмаган биналары булган 17а-28 номерлы күпкатлы йортны төзүчегә проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде. 

Тышкы инженерлык челтәрләре булган яңа йортта – 18 кат.  156 фатирның гомуми мәйданы 8548,40 кв. метр тәшкил итә. 

Төзүче, техник заказчы һәм проектлаучы булып  «Домкор» махсус төзүче ҖЧҖ катнаша.

#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International