Ризванов Фәнзил Рәниф улына Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте белдерелде

2025 елның 10 октябре, җомга

2025 елның 10 октябрендәге 380 номерлы күрсәтмә нигезендә, күпьеллык нәтиҗәле хезмәт һәм республиканың төзелеш тармагын үстерүгә керткән өлеш өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Хокукый эш һәм өлешле төзелешне контрольдә тоту идарәсенең өлешле төзелешне контрольдә тоту бүлеге башлыгы Ризванов Фәнзил Рәниф улына Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның Рәхмәте белдерелде.

Коллегабызны әлеге вакыйга белән котлыйбыз һәм киләчәк эшләрендә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International