2025 елның 10 октябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының Камай авылында Буҗай елгасы аша реконструкцияләнгән күпер төзүчегә объектның проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
Шушы көннәрдә объект территориясендә республика ведомствосының автомобиль юллары һәм транспорт корылмалары төзелешенә һәм реконструкцияссенә күзәтчелек буенча территориаль орган инспекторлары актыккы тикшерү белән булып киттеләр. Контроль-күзәтчелек чарасы уңай тәмамланды.
Юллар өлешен киңәйтүгә бәйле рәвештә, гамәлдәге күпернең эксплуатацияләү куркынычсызлыгына йогынты ясаучы дефектлары булган конструкцияләрнең торышы канәгатьләнерлек түгел, яңа корылманы проектлау һәм төзү каралган була. Булган күпер тулысынча сүтелгән.
Тимер-бетон күперне реконструкцияләү 2024 елның маенда башланган. Күпер өслеген, ара корылмасын, терәкләрне кору, күперне өем белән тоташтыру буенча эшләр башкарылган, су агызу системасы салынган, юл билгеләре һәм киртәләр куелган, су һәм газ белән тәэмин итү челтәрләрен үзгәртеп кору эшләре башкарылган.
Реконструкцияләнгән күпернең озынлыгы 47,6 метр, хәрәкәт полосасының киңлеге – 2,75 метр (барлыгы 2 полоса). Аның бөтен озынлыгы буенча юл билгеләре ясалган. Яңа корылма гамәлдәге СП таләпләренә, проектлау һәм төзелешнең техник нормалары таләпләренә туры килә.
Объектны төзүче һәм техник заказчы – «Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Татарстан юл-транспорт комплексын карап тоту һәм үстерү баш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе («Главтатдортранс» ДКУ). Генераль проектчы – «Эксперт» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «А.Элит-групп» ҖЧҖ.
Агымдагы катлаулы шартларда республика яңа логистик маршрутлар төзүне дәвам итә, масштаблы транспорт инфраструктурасын булдыра һәм үстерә. Бу икътисадый күрсәткечләр үсешен тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. «Без бик күп юллар төзибез, һәм бу юлларның сыйфатлы һәм чыдам булуы мөһим», – диде Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство