«Татмедиа»да коррупцияне профилактикалау мәсьәләләре буенча брифинг узды

2025 елның 15 октябре, чәршәмбе

2025 елның 15 октябрендә «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында массакүләм мәгълүмат чаралары өчен «Алып барыла торган тармакларда коррупциячел хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләләре» темасына брифинг узды. Модераторы – «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Р.Б. Шрша, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Д.Ф. Шәйдуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы А.В. Тыгин, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгының беренче урынбасары И.Ф. Сафиуллин катнашты.

Россия Федерациясендә коррупция дәүләт һәм гражданлык институтларына зыян китерә торган, икътисад һәм иҗтимагый әхлак торышында чагыла торган бик тискәре социаль күренеш дип танылды. Бу позиция Россия Федерациясе Президентының 2021 елның 2 июлендәге 400 номерлы Указы белән расланган Илкүләм иминлек стратегиясендә чагылыш тапты.

Стратегия нигезендә, Россия Федерациясенең илкүләм мәнфәгатьләре, ягъни шәхеснең, җәмгыятьнең һәм дәүләтнең объектив әһәмиятле ихтыяҗлары исәбенә законлылыкны ныгыту, коррупцияне бетерү, дәүләт белән гражданлык җәмгыятенең үзара хезмәттәшлек итү механизмнарын үстерү керә.

Коррупциягә нәтиҗәле каршы тору өчен системалы якын килү кирәк. Татарстанда да федераль законнарда, коррупциягә каршы көрәшнең илкүләм планнарында, республика законнарында каралган барлык чаралар кулланыла.

Брифинг барышында ТР ДТК инспекциясе башлыгының беренче урынбасары И.Ф. Сафиуллин агымдагы елның 9 аенда коррупциягә каршы көрәш буенча ведомствода башкарылган эшләр турында доклад белән чыгыш ясады. Спикер оешмаларга коррупциягә каршы комплаенс кертү буенча конкрет мисаллар китерде.

«ТР ДТК инспекциясе тарафыннан үткәрелә торган тикшерүләр, шулай ук объектның проект документлары таләпләренә туры килүе турында бирелә торган бәяләмәләр, коррупциягә каршы көрәш буенча күрелә торган чаралар турында мәгълүмат даими рәвештә Инспекциянең рәсми сайтында бастырыла һәм ММЧ җиткерелә, бу ведомствоның ачык һәм үтәкүренмәлелеге күрсәткече булып тора. Хисап чорында дәүләт граждан хезмәткәрләренә карата тикшерүләр үткәрү өчен нигезләр юк иде. Мөмкин булганча төзелеш объектларын күзәтүче Инспекция хезмәткәрләре ротацияләнә. Дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыру тәртибен контрольдә тоту бүлеге коррупцияне киметү максатларында инспекторларыбыз эшчәнлеген тикшерү өчен объектларга даими чыга», – дип билгеләп үтте И.Ф. Сафиуллин.

Чара Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чараларны әзерләү һәм уздыру буенча Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов йөкләмәләре исемлеген үтәү кысаларында узды. Бу вакыйга ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә.

Брифингның видеоязмасы МОНДА урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International