Интернет тоташтырылачак торак пунктларны сайлагыз

2025 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) бердәм порталында 2026 елда кече торак пунктларны югары тизлекле мобиль Интернетка тоташтыру өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы.

Тавыш бирүдә 100дән 1000гә кадәр кеше яшәгән барлык торак пунктлар да катнаша.

Республикада яшәүчеләр Россия Федерациясе субъектында урнашкан, тавыш бирүченең яшәү урыны буенча даими теркәлүе рәсмиләштерелгән теләсә кайсы торак пункт өчен тавыш бирә алалар.

Тавыш бирүдә катнашу өчен сылтама буенча күчәргә кирәк: https://www.gosuslugi.ru/inet.

Тавыш бирү 2025 елның 9 ноябренә кадәр дәвам итәчәк. Аның нәтиҗәләре буенча 2026 елда югары тизлекле Интернетка мобиль керү тәэмин ителәчәк Татарстан Республикасы торак пунктлары билгеләнәчәк.

Мобиль элемтәдән файдалану мөмкинлеген арттыру чаралары «Цифрлы тигезсезлекне бетерү» программасы буенча үткәрелә. Проект Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International