2025 елның 1 сентябрендә Татарстан Республикасы ДТК инспекциясенең документлар белән тәэмин итү һәм оештыру эше бүлеге хезмәткәрләре «Гарант» белешмә-хокукый системасында эшләү буенча укулар узды. Курсны «Гарант» белешмә-хокукый системасы буенча укытуны буенча әйдәп баручы белгеч Галина Золотова үткәрде.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе сентябрь ае өчен коррупциягә каршы бюллетень чыгарды.
Хөрмәтле Татарстан халкы, Казанда яшәүчеләр! Хезмәттәшләр, дуслар!
Татарстанда спорт өлкәсенә җитди игътибар бирелә. Спорт объектлары төзелә һәм капиталь ремонтлана, спорт мәктәпләренең матди-техник базасы ныгытыла, югары технологияле җиһазлар һәм инвентарь сатып алына, ирешелгән уңышлар өчен этәргеч бирүче түләүләр һәм өстәмәләр бирелә.
Бүген Татарстанда 935 меңләп кеше, ягъни төбәктә яшәүче һәр дүртенче кеше – өлкән яшьтә. «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Татарстанда өлкән буынга ярдәм күрсәтелә. Республикада моның өчен барлык кирәкле шартлар тудырылган.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Сокуры авылында Г.Р. Державин исемендәге күппрофильле лицейның өстәмә белем бирү корпусы төзелешен тикшерүгә кереште.
Татарстан Республикасы сөт терлекчелеген үстерүне дәвам итә. Хәзер тармакта 25 инвестиция проекты гамәлгә ашырыла. Алар 16 мең сыерга исәпләнгән. Яңа комплекслар ел саен сөт җитештерүне 3% ка арттырырга ярдәм итәчәк.
Соңгы елларда Татарстанда мәдәният учреждениеләрен төзү һәм реконструкцияләү актив бара. «Мәдәниятне үстерү – дәүләтне һәм гражданлык җәмгыятен ныгыту, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклау, үсеп килүче буынны тәрбияләү өчен иң мөһим ресурсларның берсе. Татарстан Республикасында барлык шартлар да тудырыла, тармакның инфраструктурасы үсә. Моның ачык мисалы – республикада мәдәният объектларын масштаблы реконструкцияләү», – дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казан шәһәренең Вахитов районында Һади Атласи урамындагы беренче катта җир асты автостоянкасы һәм офис бүлмәләре булган яңа торак йортның проект документациясе таләпләренә туры килүен тикшерә.
2025 елның 22 августында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Казанның Идел буе районындагы Хәрби шәһәрчек-33 территориясендә инженер челтәрләре булган 3 нче торак йортны төзүчегә объектның проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.