Казанда «33 Хәрби шәһәрчек» торак комплексы территориясендә «Асылташ» яңа балалар бакчасы төзелде

2025 елның 3 декабре, чәршәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге  Казанның Идел буе районындагы «33 Хәрби шәһәрчек» торак комплексында 220 урынлы балалар бакчасын төзүчегә объектның проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Проект нигезендә подваллы һәм яссы түбәле, гомуми мәйданы 3832,90 кв. метр булган ике катлы бина төзелгән. Ул ике блоктан тора: А блогы һәм Б блогы. Алар арасындагы элемтә һәр катта коридор һәм баскыч шакмагы аша башкарыла.

313нче балалар бакчасына «Асылташ» исеме бирелгән. Ул 1,5 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга исәпләнгән. Бинаның беренче катында иртә яшьтәгеләр өчен 6 төркем, ашау-эчү блогы, кер юу бүлмәсе, медицина блогы урнашкан. Икенче катта – 17 кешегә ике кече төркем (3-4 яшьлекләр); 17 кешегә ике урта төркем (4-5 яшьлекләр); 16 кешегә ике әзерлек төркеме (6-7 яшьлекләр).

Шулай ук учреждениедә методика кабинеты, администрация кабинеты, персонал бүлмәсе, музыка һәм физкультура заллары бар.

Вертикаль элемтә өч эчке баскыч аша башкарыла. Бинада хәрәкәте чикле кешеләр өчен чаралары каралган: төп керү урынында лифт, янгын куркынычсызлыгы зонасы һәм санузел бар. Һәр катта – персонал өчен бәдрәфләр һәм җыештыру кирәк-яраклары урнаштырылган бүлмәләр. 

Объектны төзүче – «Главстрой Республики Татарстан» ДБУ.

Техник заказ бирүче – «ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ. Проектлаучы – «АСК «ЭСФОЭС Архитектс» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Булгарстройкомплект» ҖЧҖ.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International