Татарстанда медицина инфраструктурасын модернизацияләү һәм сәламәтлек саклау хезмәткәрләре өчен лаеклы шартлар тудыру мәсьәләләренә зур игътибар бирелә.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекторлары Чаллы шәһәренең Сөембикә проспектындагы 19 нчы микрорайонда, 34 нче йортта урнашкан күпкатлы автостоянканы тикшерәләр.
2025 елның 17-19 сентябрендә Казанда «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында «Kazan Digital Week-2025» халыкара форумы узачак.
Дропперлар, яки дроплар – мошенниклар урлаган акчаларны кулга алуда катнашкан кешеләр. Җинаятьчеләр аларны эзләрен каплар өчен файдаланалар: бер картадан икенчесенә ниндидер сумманы күчерүне, акчаны алып, курьерга тапшыруны яки акчаны чит кешенең счетына салуны сорыйлар.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге «Металлоторг» АҖ тарафыннан Чаллыдагы үз базасына төзелә торган тимер юлның проект документациясе таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерә. Объектның генпроектчысы һәм генподрядчысы «Инвестспецстрой НЧ» ҖЧҖ булды.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Әлмәт шәһәре, Гафиятуллин ур., 60 адресы буенча урнашкан торак йортны төзүчегә объектның проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
Безнең республика игенчелекнең тотрыксыз зонасында тора, аграрийлар әледән-әле корылык белән очраша. Шуңа күрә сугарулы җирләрнең мәйданын арттыру – туфракның уңдырышлылыгын арттыруда, димәк, терлекчелекне үстерүдә төп факторларның берсе. «Бүгенге көндә Татарстанның агросәнәгать комплексы – үсеш потенциалы яхшы булган заманча югары технологияле тармак», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казан шәһәренең Совет районында «Нокса парк» торак комплексының 2 нче чиратын төзүчегә объектның проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
Гражданнарыбызның торак белән тәэмин ителешен арттыру – «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының төп бурычларының берсе. «Республикада территорияләрне комплекслы үстерү проектларын гамәлгә ашыру буенча актив эш алып барыла. Күпфатирлы торак зур күләмдә төзелә, һәм социаль һәм транспорт инфраструктурасы булуга да игътибар итәргә кирәк», – диде Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе сәгатенә 30 т җитештереп таратыла торган азык һәм сәгатенә 15 т җитештереп, гранулалы азык җитештерү буенча катнаш азык заводы төзелешен тикшерә. Күзәтчелектәге объект республиканың Кайбыч муниципаль районындагы Колаңгы тимер юл станциясе поселогы янында урнашкан. Ул түбәндәге биналардан һәм корылмалардан тора: җитештерү-склад корпусы, әзер продукция склады, тимер юл һәм автотранспорт кабул итү пункты, ике галереялы алдан чистарту каланчасы, силос паркы, КПП.