2025 елның 12 декабрендә җирле вакыт белән 12 сәгать 00 минуттан 20 сәгать 00 минутка кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.
Ведомствоның эчке 27.02.2025 ел, №26 боерыгы нигезендә Инспекциядә чараны үткәрүне оештыру өчен документлар белән тәэмин итү һәм оештыру эше бүлеге җаваплы итеп билгеләнде.
Бу көнне вәкаләтле вазыйфаи затлар мөрәҗәгать итүчеләрне һәм Инспекциягә мөрәҗәгать иткән барлык гражданнарны түбәндәге адрес буенча кабул итәчәк: Казан шәһәре, Большая Красная ур., 15/9 йорт.
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә ел саен, 2013 елның 12 декабреннән башлап, Россия Федерациясе Конституциясе көнендә уза.