Алабугадагы ятим балалар өчен социаль ипотека йорты ярашлылык турында бәяләмә алды

2025 елның 2 декабре, сишәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Алабуганың «Танайка» торак районында 2-22-8 номерлы яңа йортны төзүчегә объектның проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Йорт – кирпечтән, тыштан җылытылган һәм штукатурланган. Бинаның фундамент тибы – субайлы, түбә тибы – яссы. Алмашынучан катлар урын алган – 8-9.

Фатирларны 60 гаилә алачак, аларның бер өлеше ятим балалар өчен билгеләнгән. Йорт янындагы территория төзекләндерелгән, балалар мәйданчыгы бар.

Капиталь төзелеш объектын төзүче – Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды.

Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы.

Генераль подрядчы – «Управление Ресурсами» ҖЧҖ. Проектлаучы – «Офис Де» ҖЧҖ. Гражданнарыбызның торак белән тәэмин ителешен арттыру – «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының төп бурычларының берсе.

#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство #нацпроекты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International