ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә республика ведомствосы башлыгы В.Р. Нәҗмиев җитәкчелегендә беренчел профсоюз оешмасы җыелышы булды.
Анда ТР ДТК инспекциясе башлыгының беренче урынбасары И.Ф. Сафиуллин – беренчел профсоюз оешмасы рәисе, ТР ДТК инспекциясе башлыгы урынбасары Ф.Х. Хәсәнов, территориаль органнар җитәкчеләре, ТР ДТК инспекциясе бүлекләре башлыклары, шулай ук ТР «Төзелештә тикшерүләр һәм сынаулар үзәге» ДБУ карамагындагы оешма хезмәткәрләре катнашты.
Төп мәсьәләләр каралды, мөһим проектларга йомгак ясалды һәм киләчәккә планнар билгеләнде. Чара барышында беренчел профсоюз оешмасы эше турында Инспекциясе башлыгының беренче урынбасары И. Ф. Сафиуллинның хисабы тыңланды.
2024-2025 елларга керемнәр һәм чыгымнар турында мәгълүмат яңгырады, 2026 елга чаралар планы һәм смета расланды, беренчел профсоюз оешмасы рәисе урынбасарын һәм профсоюз комитеты әгъзаларын, ревизия комиссиясе рәисен һәм әгъзаларын яңадан сайлау, өстәмә сайлау узды.