Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне вебинарга чакыра

2025 елның 12 декабре, җомга

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне «2026 елда иминият кертемнәре: яңа тарифлар, лимитлар һәм түләү тәртибе. 2026 елдан НДФЛ буенча үзгәрешләр» темасына вебинарда катнашырга чакыра. Чара 16 декабрьдә 10.00 сәгатьтә була.

Вебинар спикеры: Гүзәл Арикова, Идарәнең 3 нче камераль контроль бүлеге башлыгы.

Чара барышында иминият кертемнәре һәм, яңа тарифлар, лимитлар һәм түләү тәртибен дә кертеп, НДФЛ буенча 2026 елдан үз көченә керә торган төп үзгәрешләр җентекләп каралачак. Вебинарда катнашучылар спикерга реаль вакыт режимында актуаль сораулар бирә алачак.

► Вебинарга алдан теркәлү сылтама буенча мәҗбүри: https://events.webinar.ru/8009181/7474077 https://w.sbis.ru/webinar/ed450076-589f-477c-84c5-3347e73cd0a3

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International