Казанда ел саен үткәрелә торган коррупциягә каршы Республика форумы узды

2025 елның 9 декабре, сишәмбе

2025 елның 9 декабрендә  Казанның «Бәшир Рамиев исемендәге ИТ-парк» технопаркында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган Республика коррупциягә каршы форумы узды.

Чарага дәүләт хакимияте, фәнни җәмәгатьчелек, иҗтимагый оешмалар, бизнес вәкилләре, шулай ук студентларның коррупциягә каршы комиссияләре активистлары һәм коррупцион һәм башка хокук бозуларны кисәтү өчен җаваплы вазыйфаи затлар җыелды.

«Алма-Бирмә» («Не дать – не взять») республика коррупциягә каршы форумы ел саен уздырыла һәм аның максаты – җәмгыятькә коррупция куркынычы һәм законнарда каралган барлык инструментларны аңа каршы кую кирәклеген күрсәтү.

Форумда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясен дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге башлыгы Л.Л. Әбделкасыймова, дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлегенең әйдәүче киңәшчесе, коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы вазыйфаи зат Р.Г. Нигъмәтуллина тәкъдим итте.

► Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан мөрәҗәгате белән сылтама буенча танышырга мөмкин: https://rais.tatarstan.ru/index.htm/news/2476017.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International