ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Тукай муниципаль районының Кече Шилнә авылында яңа йорт төзүчегә проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
24 гаилә фатир алачак, аларның бер өлеше ятим балалар өчен билгеләнгән. Йорт янындагы территория төзекләндерелгән, балалар мәйданчыгы бар.
Капиталь төзелеш объектын төзүче – Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды.
Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы.
Гражданнарыбызның торак белән тәэмин ителешен арттыру – «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының төп бурычларының берсе.
#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство #нацпроекты