2026 елга Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә монополиягә каршы законнарны бозу куркынычларын киметү чаралары планын раслау турында

2025 елның 8 декабре, дүшәмбе

Ведомствоның 2025 елның 21 октябрендәге 130 номерлы эчке боерыгы белән Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә монополиягә каршы законнарны бозу куркынычын киметү буенча 2026 елга чаралар планы расланды. Әлеге боерыкның үтәлешен контрольдә тоту ТР ДТК инспекциясе башлыгының беренче урынбасары И.Ф. Сафиуллинга йөкләнде.

План башкарма хакимиятнең федераль органнары тарафыннан РФ Хөкүмәтенең 2018 елның 18 октябрендәге 2258-р номерлы күрсәтмәсе белән расланган Монополиягә каршы законнар таләпләренә туры килүне эчке яктан тәэмин итү системасын булдыру һәм оештыру буенча методик тәкъдимнәр нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең «Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә монополиягә каршы законнар таләпләренә туры килүне эчке яктан тәэмин итү системасын оештыру турында нигезләмә раслау хакында» 2019 елның 22 февралендәге 17 номерлы боерыгы белән эшләнде.

Ведомствоның рәсми сайтында «Коррупциягә каршы көрәш» бүлегендәге документка сылтама: https://gsn.tatarstan.ru/file/pub/pub_4774118.pdf

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International