ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2023 ел
дүшәмбе

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне бердәм салым счеты кертелүгә бәйле мәсьәләләр буенча вебинарларга чакыра. Чаралар Идарә хезмәткәрләре катнашында үткәрелә.

2023 елның 18-19 маенда «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XIV халыкара икътисадый форумы узачак.

«Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе кысаларында 2023 елның 17 апреленнән 17 июненә кадәр һәм 11 сентябреннән 11 ноябренә кадәр чаралар узачак.


24
март, 2023 ел
җомга

2023 елның 24 мартында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Яшел Үзәндә почта адресы бирелгән: Төзүчеләр проспекты, 10 йорт 18 катлы күп фатирлы торак йортка проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

2023 елның 24 мартында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе объектка «Яр Чаллы шәһәренең 63 микрорайонындагы Яшьлек проспектында тышкы инженерлык челтәрләре белән 2/10 номерлы күп катлы торак йорт. 1 этап» проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

 


23
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 елның 1 апреленнән 1 июненә кадәр Татарстанда Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган чаралар узачак. ТР Министрлар Кабинетының 22.03.2023 ел, № 711-р боерыгы нигезендә, әлеге тәкъдим җәмәгатьчелек игътибарын хезмәтне саклау мәсьәләләренә җәлеп итү, производствода бәхетсезлек очракларын һәм һөнәри авыруларны булдырмау, шулай ук хезмәт культурасын республика эшчәнлегенең барлык өлкәләренә чыгару максатында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хәбәр иткәнчә, 2023 елның 23 мартында 62 яшендә республика ведомствосында озак еллар эшләгән хезмәттәшебез Фалова Марина Николаевна вафат булды.


22
март, 2023 ел
чәршәмбе

2023 елның 23 мартында 10.00 сәгатьтә «Оешмалар мөлкәтенә салым (оешмалар мөлкәтенә салым, җир салымы, транспорт салымы) салу өлешендә исәпләнгән салым суммалары, салымнар буенча аванс түләүләр турында белдерүләрне тутыру һәм тапшыру тәртибе» темасына вебинар узачак.

2023 елның 22 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыру тәртибен тикшереп тору бүлегенең өлкән белгече Шамил Равил улы Хәкимов үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.


21
март, 2023 ел
сишәмбе

2023 елның 21 мартында Казандагы ИТ-парк конференц-залында «Контрольлек (күзәтчелек) эшчәнлеген автоматлаштыру буенча бертөр болыт чишелеше» дәүләт мәгълүмат системасында «Төзелеш күзәтчелеге» модулендә яңа функционал һәм «Контрольдә тотыла торган затның шәхси кабинеты» модуле функционалының эше  күрсәтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International