Татарстан халкы тавыш бирү юлы белән 2025 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләрне һәм ишегалларын билгеләячәк. Сораштыру «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында уза. Ул 2024 елның 30 апреленә кадәр дәвам итәчәк.
Әйтик, Казанда яшәүче һәркем 24 төзекләндерү объектының 1сен сайлый ала. Тавыш бирүдә 14 яшьтән өлкәнрәк булган барлык татарстанлылар катнаша ала.
Сораштыру барышында катнашучыга торак пунктны һәм аның өчен өстенлекле төзекләндерү объектларын сайларга тәкъдим ителә. Киләсе этапта төзекләндерелергә тиешле ишегалдын сайларга мөмкин, бу үзеңнең яки якындагы ишегалды булырга мөмкин. Аннары оештыручылар инде төзекләндерелгән иҗтимагый киңлекләр турында берничә сорауга җавап бирергә тәкъдим итәләр. Тавыш бирүдә катнашу өчен:
- gorodsreda.tatar.ru сайтына яки ТР дәүләт хезмәтләре порталына керергә;
- ЕСИА яки телефон номеры буенча авторизация узарга;
- «Халыкны сораштыру» бүлегендә тавыш бирү өлешен табарга кирәк.
Казанның Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, узган ел тавыш бирү лидерлары булып Серов урамындагы бульварның икенче чираты һәм Зур Чайков күле янындагы территория тора. Мартта шулай ук Карл Маркс урамындагы Котельников тарихи скверын төзекләндерү башланачак. Шулай ук Горький исемендәге паркның керү төркемен реконструкцияләүнең дүртенче чираты старт ала. 2024 елда Татарстан башкаласында барлыгы 7 иҗтимагый киңлек яңартылачак һәм төзекләндереләчәк.
2025 елда Татарстан Республикасында иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасына 10 ел була. Бу вакыт эчендә шәһәрләрдә һәм авылларда, «Татарстан – казанышлар республикасы» порталы хәбәр иткәнчә, йөзләгән парклар, скверлар, яр буйлары, күңелле вакыт үткәрә торган һәм тормышның яңа сыйфатын бирә торган урыннар барлыкка килгән.