ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстанның Югары Ослан муниципаль районы Куралово авылында солодовняның проект документациясе таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерә.
Объектны төзүче – «Таткрахмалпатока» ААҖ. Техник заказчы – «ИТЦ Союз» ҖЧҖ. Подрядчы – «Арт Строй Сервис» ҖЧҖ.
«Туфрактан» төзелгән заводның җитештерү куәте елына 6000 тонна әзер сыра солодасы. Аның төзелеше 2021 елның маенда башланган.
Объект бинасы ике катлы, гомуми мәйданы 2383 кв. метр. Җитештерү комплексы составына берничә үзара бәйләнгән технологик процесс керә, шуңа күрә ул аерым зоналарга бүленә: ашлык әзерләү биналары, үсентеләр һәм җибәрү бүлекчәләре, дымландыру, үсентеләр үстерү, солод киптерү, җитештерүне перспективалы үстерү биналары. Көнкүреш корпусы бар.
Проект буенча бинаның подвалы булмаганлыктан, биналар туңмасын өчен һәм нормаль температура режимын тәэмин итү өчен, 1 нче кат идән конструкциясендә 100 мм калынлыктагы экструзия пенополистиролыннан эшләнгән җылыткыч катламы каралган.
Солодовняда технологик җиһазларны көйләү тәмамланган. Солод җитештерүнең барлык циклы автоматлаштырылган, моның өчен республиканың Югары Ослан районы фермерлары үстергән махсус сыра арпасы сортлары кулланылачак.