Бу көннәрдә Казан шәһәренең Идел буе районында Зорге урамы, 98а адресы буенча урнашкан сәламәтлек саклау объектына карата ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең йомгаклау тикшерүе уза.
Клиника төзелеше 2022 елның көзендә башланган. Аның төп максаты – авыруларны диагностикалау.
Бинаның беренче катында табиб кабинетлары урнашкан, анда пациентларны кабул итү гамәлгә ашырылачак. Монда ук көндезге стационар палатасы, стерилизация-юыну бүлмәсе, вестибюль, регистратура, картотека, гардероб, санузеллар, җыештыру инвентары бүлмәләре урнашкан.
Икенче катта диагностика лабораториясе урнашкан. Цоколь катында – ярдәмче техник бүлмәләр, су үлчәү узелы, персоналның ашау бүлмәсе, санузеллар.
Түбәдә сэндвич-панельләрдән кечкенә өстәмә корылма рәвешендә вентиляция камерасы һәм блоклы котельный урнашкан.
Беренче катта эвакуацияләү очрагында ике чыгу урыны бар. Икенче һәм өченче катлардан эвакуация табигый яктырту белән проектланган баскычлар буенча башкарыла.
Объектны төзүче – Рызванов Азат Әбделхак улы. Техник заказчы – «Модуль» төзелеш компаниясе» ҖЧҖ. Генераль проектчы – «Проект Современные Технологии» ҖЧҖ.