ТР ДТК инспекциясе Чаллыда контрольдә тотыла торган затлар өчен семинар-киңәшмә үткәрде

2024 елның 2 апреле, сишәмбе

2024 елның 2 апрелендә Чаллыда, Төньяк-Көнчыгыш территориаль орган офисында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстанның төзелеш оешмалары вәкилләре катнашында семинар-киңәшмә үткәрде.

Чарага «Домкор Строй» ҖЧҖ, «МТ «Талан-Набережные Челны» ҖЧҖ, «Хайер Индастри Рус» ҖЧҖ, «Профит» ГК ҖЧҖ, «Комфортное жилье» ТТК ҖЧҖ ,   «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ, «МТ «Экспо-Регион Закамье» ҖЧҖ кебек автокала һәм башка республика предприятиеләре вәкилләре чакырылган иде.

Семинар-киңәшмәне ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге җитәкчесе В.Р. Нәҗмиев үткәрде. Ул төзүчеләр белән агымдагы уртак эш нәтиҗәләрен әйтте, якын киләчәккә инспекция планнарын билгеләде. 

Чара барышында фикер алышу булды. Анда катнашучылар төбәк дәүләт төзелеш күзәтчелеге өлкәсендәге актуаль сорауларга җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International