2024 елның 5 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә куст киңәшмәсе узды, аны ведомство җитәкчесе В.Р. Нәҗмиев үткәрде.
Эш мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен ТР ДТК инспекциясенең Кама аръягы, Көнбатыш, Төньяк-Көнбатыш территориаль органнары контроле зонасына керүче Татарстан предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре чакырылган иде.
В.Р. Нәҗмиев чираттагы тапкыр төзелә торган объектларның сыйфатына һәм срокларына тукталды, төзүчеләрне һәм подрядчыларны төзелеш барышында барлыкка килгән теге яки бу проблемаларга оперативрак җавап бирергә, ә йомгаклау тикшерүләренә, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарафыннан билгеләнгән барлык искәрмәләрне бетереп, заявка бирергә чакырды.
Киңәшмәдә Территориаль органның автомобиль юлларын һәм транспорт корылмаларын төзүне һәм реконструкцияләүне күзәтү буенча консультанты М.И. Илалов сүз алды. Ул территорияне төзекләндергәндә төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыру мәсьәләләрен күтәрде, кулланыла торган материалларның лаборатория контролен көчәйтү кирәклеген күрсәтте. Проектлау стадиясендә территориянең вертикаль планлаштыруына аерым игътибар бирергә, су туктап калмасын өчен минималь авышлыклардан качарга кирәк, диде. Шулай ук биналарны һәм корылмаларны тапшырганда парковка урыннарының чикләре һәм саны, аларның проект документациясендә төгәл күрсәтелүе турында сорау күтәрелде.
Казан шәһәре буенча капиталь төзелеш объектларын төзүне һәм реконструкцияләүне күзәтү буенча территориаль орган җитәкчесе урынбасары Г.В. Александров террорчылыкка каршы юнәлешле чаралар үткәрүгә аерым игътибар бирергә кушты. Илдәге соңгы вакыйгалар барышында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләрен контрольдә тотарга кирәк, дип хәбәр итте ул.
Чарада җитәкченең беренче урынбасары И.Ф. Сафиуллин, ТР ДТК инспекциясе җитәкчесе урынбасарлары А.С. Ганиев, Л.З. Фатыйхов, республика ведомствосы хезмәткәрләре катнашты.