“Дәүләт экспертизасы һәм бәяләр билгеләү буенча идарә” дәүләт автоном оешмасы барлыкка килүгә бер ел вакыт узды.
Яңа структура күпьеллык эш тәҗрибәсе булган ике оешманы Татарстан Республикасы төзелеше һәм архитектура буенча ведомстводан тыш экспертизасы идарәсе һәм "РИТҮ" ҖЧҖ берләштерү белән булдырылды, төзелеш экспертиза һәм бәяләр билгеләүнең яңа үсеш дәрәҗәсе булды. Идарәне Мәҗит Салихов җитәкли.
Бүгенге көндә "ТР ДЭБББИ" — Идел буенда урнашкан иң эчре эксперт үзәкләрнең берсе, ул төзелеш һәм архитектурада бик күп төрле дәүләт хезмәте күрсәтә, шулай ук, проект документының булмаган экспертизасын да үткәрә.
"ТР ДЭБББИ" барлык хезмәткәрләре даими рәвештә квалификацияләрен күтәрә. Мәгълүмати модельләштерү корылмалары (BIM) системасы кертелгәннән соң, экспертлык эшчәнлеге өчен хезмәткәрләр төзелештә мәгълүмати модельләштерү һәм BIM технологияләр буенча курслар үтте.
"ТР ДЭБББИ" барлыкка килгәннән бирле экспертиза үткәрү өчен 1336 проект килде. 2015 елда проект документлары дәүләт экспертизасы үткән эшләрнең төп өлеше - коммуналь хуҗалыгы проектлары (51%) һәм торак йортлар (17%).