Бүген Бөгелмә шәһәрендә республика программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А. Р. Гатиятов, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе А. Р. Галиулин, Әлмәттәге " Татарстан Республикасы Президенты каршындагы “дәүләт торак фондывәкиллеге җитәкчесе И. А. Яһудин һәм башкалар катнашты.
Киңәшмә барышында төзелеш объектларын финанслау мәсьәләләре, гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасы буенча күп фатирлы йортлар төзү, программасында катнашучыларны исәпкә кую мәсьәләләре каралды.
БМР материаллары буенча