Коррупциягә каршы көрәш буенча Комиссия утырышы узды

2016 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

30 мартта ТР ДТК Инспекциясе киңәшмәләр залында видеоконференция режимында коррупциягә каршы көрәш буенча Комиссия утырышы узды. Анда Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясенең аерым дәүләт, федераль дәүләт хезмәте вазыйфаларын башкаручы һәм башка затларга вазыйфаи бурычларын үтәгәндә, мәнфәгатьләр конфликтыны китерергә мөмкин булган шәхси кызыксыну  туу турында» Указы, Россия Федерациясе Президентының  кайбер актларына кертелгән үзгәрешләр каралды. Шулай ук ведомство хезмәткәре Инна Кәримова Татарстан Республикасының 2015 – 2020 елларга коррупциягә каршы көрәш программасын гамәлгә ашуруда Инспекциядә хезмәт турында хисап белән чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International