Бүген Ютазы муниципаль районында авария хәлендәге торак йортлар фондыннан күчерү программасы кысаларында торак йортлар төзү буенча киңәшмә тузды. Киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары М. М.Сәйфетдинов, Ютазы муниципаль районы башлыгы Р. М. Нуриев, Ютазы муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Р. Р. Мавлиев һәм башкалар катнашты.
Киңәшмә барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды: төзелеш -монтаж эшләре темпын арттыру, хезмәткәрләр саны, аерым игътибар куркынычсызлык техникасы һәм хезмәтне саклау темасына бирелде.
ЮМР материаллары буенча