Чаллыдагы сәүдә комплексы ярашлылык турындагы бәяләмә алды

2018 елның 17 декабре, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Чаллы шәһәрендәге сәүдә үзәгенә төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән капиталь төзелеш объектының энергетика нәтиҗәлелегенә һәм кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу буенча исәпкә алу җиһазлары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе буенча ярашлылык турында бәяләмә бирелде. Объектның төзүчесе – “Лента” ҖЧҖ. 9984,5 кв.метрлы бер катлы бинада сәүдә заллары һәм павильоннар урнашкан. Төзекләндерү проектында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен таләпләр исәпкә алынган. Парковка урыннары каралган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International