2018 ел башыннан Татарстан Республикасы территориясендә 301 күчемсез милек объекты төзелеше тәмамланган. Сафка баскан бөтен объектлар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан тулы күләмдә күзәтү чаралары үткәрелгән.
Төзүчеләр бөтен кисәтүләр буенча эшләрне тәмамлагач, төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән капиталь төзелеш объектының энергетика нәтиҗәлелегенә һәм кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу буенча исәпкә алу җиһазлары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе буенча ярашлылык турында бәяләмә бирелгән.
Быел ярашлылык турында алган объектлар арасында: 99 торак йорт, аларның 29ы социаль ипотека программасы буенча төзелгән; 89 гражданнар әһәмиятендәге объект, аларның 5се медицина учреждениесе, 17се мәктәп һәм балалар бакчасы; 15 административ бина, 20 сәүдә объекты, 7 агросәнәгать комплексы, шулай ук башка функциональ билгеләнешле объектлар.