Татарстанда өлешләп төзү буенча 36 меңнән артык килешү төзелгән

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

2018 елның 1 октябренә Татарстан Республикасында өлешләп төзү буенча теркәлгән килешүләрнең гомум саны 36 271гә җиткән, алар буенча төзүчеләрнең гомум акча йөкләмәсе 80 млрд.сум тәшкил итә.

Җирле үзидарә органнары тәкъдим иткән мәгълүматлар нигезендә, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан төзелеш өчен акчалары җәлеп ителгән һәм хокуклары бозылган гражданнарның гомум ресстры формалаштырыла һәм Инспекциянең рәсми сайтында урнаштырыла.

Гомум реестр белән http://gsn.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_924512.pdf сылтамасы буенча Дәүләт контроле (күзәтчелеге) бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International