ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов аппарат киңәшмәсе үткәрде. Аның барышында Инспекция җитәкчесе социаль һәм коммерция торак объектлары саны һәм алар буенча бирелгән ярашлылык турындагы бәяләмә буенча мәгълүматны бәян итте. Шулай ук Инспекция структурасындагы үзгәрешләр турында да сөйләде. Әйтик, өлешләп төзүне контрольләү бүлеге булдырылды, дәүләт сатып алулары аерым секторга бүленде.
Инспекция башлыгының беренче урынбасары Илфарт Сафиуллин «Төзелеш күзәтчелеге» мәгълүмат системасындагы яңалык белән таныштырды. Аерым алганда, ул электрон документ рәвешендәге проект-смета документларын файдалануга кагыла.
Бу система инспекторларга дәүләт төзелеш күзәтчелеген күпкә оператив башкарырга булышачак.
Зур күләмле мәгълүматны саклау өчен локаль серверлар булдырылачак.
Киңәшмә ахырында Василий Кудряшов яңа елдан Шәһәр төзелеше кодексына кертелгән үзгәрешләр турында искәртте һәм эш барышынла яңа таләпләрне үтәргә йөкләде.
«Шәһәр төзелеше кодексы»на үзгәрешләр гомумиләштерү рәвешендә, алар инспекторларның эшен тамырдан үзгәртә. Моңа игътибар итүегезне сорыйм», - дип белдерде Василий Кудряшов территориаль органнар җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп.