ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коллективы кадрлар бүлеге башлыгы Наталья Алексеевна Габсәләмованы тантаналы рәвештә туган көне белән котлады. Тәбрикләүләргә Инспекция башлыгы Василий Кудряшов та кушылды.
Хезмәткәрләрне туган көннәре белән котлау – күркәм традиция, ул Инспекциянең коллективын берләштерергә ярдәм итә.
“Кадрлар барын да хәл итә. Сезнең вазифа – бик җаваплы һәм әһәмиятле. Бүген Сезгә сәламәтлек, сүнмәс дәрт һәм көч телибез. Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, шатлык һәм иминлек!”, - дип котлау сүзләрен җиткерде Василий Кудряшов.