«Алабуга» МИЗда «Синергия» индустриаль-технологик паркның дүртенче корпусы төзелә башлаган

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Алабуга районында «Алабуга» МИЗда «Синергия» индустриаль-технологик паркның дүртенче корпусы төзелә башлаган. Объект Махсус икътисади зона резидентлары өчен төзелә.

«Синергия» индустриаль паркы әзер биналар комплексы рәвешендә, аның өч корпусы файдалануга тапшырылган инде. Яңа бинаның мәйданы 76 170 кв метр тәшкил итәчәк. Корпус ике өлешкә бүленәчәк, аларда җитештерү мәйданчыклары урнашачак.

Төзүче - «Алабуга» МИЗ. Төзелеш эшләре 2020 елның беренче кварталында тәмамланыр дип ниятләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International