Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе дәүләт хезмәткәрләренә искәртә, 2019 елның 31 маенда хисап чорында керемнәр, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында төгәлләштерелгән мәгълүмат бирү вакыты тәмамлана. Әгәр дә дәүләт хезмәткәре тәкъдим ителгән мәгълүматларда нинди дә булса мәгълүмат чагылдырылмаган яисә тулысынча чагылдырылмаган яисә хаталары булган икән, ул билгеләнгән вакыт тәмамланганнан соң бер ай эчендә аныкланган белешмәләрне тапшырырга хокуклы.
(Федераль дәүләт хезмәте вазыйфаларын биләүне дәгъвалаучы гражданнар һәм Россия Федерациясе Президентының 2009 елның 18 маендагы 559 номерлы Указы белән расланган керемнәр, милек һәм милек характердагы йөкләмәләр турында Федераль дәүләт хезмәткәрләре тарафыннан белешмәләр тапшыру хакындагы нигезләмәнең 8 пунктындагы икенче абзацы).
Бүген, 28 майда, ТР Дәүләт төзелешен күзәтү хезмәткәрләре ведомство тарихы белән бәйле документларны өйрәнде, шулай ук ТАССР чорындагы социаль әһәмиятле объектларның фоторәсемнәрен карады. Иң яхшы һәм иң кызыклы материаллар инспекция бинасында тиздән барлыкка киләчәк. Фотокүргәзмәдә төзелеш күзәтчелеге тарихы белән танышырга, иске Казанның фоторәсемнәрен күрергә мөмкин булачак.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының 100 еллыгын әзерләү һәм бәйрәм итү кысаларында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарихы музее өчен материаллар җыю эшен башлап җибәрделәр, анда архив документлары, ТАССР чорының тарихи фотографияләре тәкъдим ителәчәк.
Бүген Яр Чаллыда 63/15 номерлы 403 фатирлы торак йортны тантаналы рәвештә файдалануга тапшыру булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, «ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды» КБО башкарма директоры Марат Зарипов, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов һ. б. катнашты.
Йортны төзүче инвестор -Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды. Яңа төзелешләрдә социаль ипотека программасында катнашучылар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, күп балалы гаиләләр, ятим балалар, шулай ук махсус грантлар алган табиблар яшәячәк. Рөстәм Миңнеханов Чаллы халкын яңа фатирларга күчүләре белән котлады. Ул ассызыклаганча, Автошәһәрдә социаль ипотека программасы кысаларында йортлар төзү дәвам итәчәк. Моннан тыш, бәйләнешле объектлар төзү буенча да эш алып барыла.
Аннары Рөстәм Миңнеханов фатирларның берсен карап чыкты. Йортта барлык торак биналар сантехника, янгын сүндерү датчиклары, су, газ, электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары, җылылык регуляторлары һәм мәгълүматларны ерактан санауның автомат системасы белән җиһазландырылган.
Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды 2017 елда автоградның 63 нче микрорайонын үзләштерә башлады. Төзелеш эскизы нигезендә, биредә гомуми мәйданы 207 мең кв.метр булган 3,5 мең фатирлы 17 йорт төзү планлаштырыла.
Шулай ук бүген Татарстан Президенты «Яшьлек» микрорайонында урнашкан 65-06 торак йорт төзелешенең барышы белән танышты. Объект өлешләп төзүдә проблемалы йортларның берсе санала. Хәзерге вакытта биредә төзү-монтаж эшләре яңадан торгызылган. Йортны 2020 елда файдалануга тапшыру планлаштырыла.
ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча
Балалар бакчасының гомуми мәйданы 8120,4 кв.метр тәшкил итә, ул 340 балага исәпләнгән. Проект буенча ике катлы мәктәпкәчә учреждениедә уен һәм физкультура мәйданчыклары, йокы бүлмәләре, ризык пешерү блогы һ.б. План буенча төзелеш 2019 елның өченче кварталында тәмамланырга тиеш. Хәзерге вакытта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казан буенча 10 балалар бакчасына дәүләт төзелешен күзәтчелеген алып бара.
Инспекция хезмәткәрләре тарафыннан Казан, Яр Чаллы кебек шәһәрләрдә, шулай ук Әлмәт муниципаль районында хокук бозу очраклары аеруча күп теркәлгән. Төзелеш мәйданнарында тикшерү барышында төзелеш чүп-чары чүплеге, артык грунтны саклау, автотранспорт тәгәрмәчләрен юу пунктлары булмау һәм башка кагыйдә бозулар ачыкланган. Төзүчеләргә 750 мең сум күләмендә штраф салынган, 10 кисәтү ясалган.
Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре ел саен үткәрелә торган «Татарстанның чиста урманнары» табигать саклау акциясендә актив катнаштылар. Ул «ТР Республика клиник хастаханәсе» каршындагы ике мәйданчыкта һәм Казан оптика-механика заводы янында узды.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекторлары Казан шәһәрендә Павлюхин урамында урнашкан «Гаилә ялы үзәге» объектын тикшерде. Бинаның гомуми мәйданы - 137696,9 кв.метр. Хәзерге вакытта бу Татарстанда төзелә торган иң зур объект санала.
Татарстан Республикасында 9 банк эскро-хисаплары белән эшли башлады.
2018 елда республикада 800 балага исәпләнгән җиде балалар бакчасы төзелгән. Шул рәвешле, агымдагы елда Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен алдагы ел белән чагыштырганда дүрт тапкырга күбрәк төзиячәкләр.
Төзелешне күзәтү өлкәсендә ике төбәк ведомствосы вәкилләре үзара файдалы хезмәттәшлек һәм тәҗрибә алмашу мөмкинлекләре турында фикер алышачаклар. Моннан тыш, очрашуның максаты - ике ведомство белгечләре тарафыннан шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә иң актуаль мәсьәләләр турында фикер алышу булачак.