Өлкәннәр көне уңаеннан Свияжск утрау-шәһәрәенә сәяхәт

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

2019 елның 1 октябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә тармак ветераннары белән Халыкара өлкәннәр көненә багышланган очрашу узды. Очрашуда шәһәр төзелеше законнарындагы үзгәрешләр, ведомствоның үсеш перспективалары турында фикер алыштылар, ветераннарга озак еллар хезмәт иткән өчен рәхмәт сүзләре әйтелде.

- Бүгенге дөнья бик тиз үзгәрә һәм без заманадан артта калмаска  тырышабыз. Әмма тарихыбыз, гореф-гадәтләребез һәм кыйммәтләребез кебек бәяләп бетергесез әйберләр бар.  Без сезне тәҗрибәгез һәм белемегез өчен хөрмәт итәбез. Сез һәрвакыт безнең өчен үрнәк булачаксыз, - дип билгеләп үтте инспекция башлыгының беренче урынбасары Илфат Сафиуллин.

Җитәкчелеләр белән очрашудан соң ветераннарны Свияжск утрау-шәһәренә экскурсиягә җибәрделәр. Мондый бүләкне Инспекция аларга Өлкәннәр көненә ясарга булган. Ветераннар уникаль утрауның тарихы белән таныштылар, борынгы чиркәү һәм храмнарда булдылар, саф һавада йөреп табигать белән хозурландылар. 

Свияжск утрау-шәһәрчеге дөньякүләм әһәмияткә ия тарихи һәм мәдәни һәйкәл дип танылды, аның объектлары Юнеско Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде.

Экскурсиядән соң ветераннар өчен тантаналы төшке аш оештырылды, анда җылы атмосферада алар бер-берсе белән аралаша һәм элеккеге чорларны искә төшерә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International