Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе ике балалар бакчасының төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектларының проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектларының энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турында бәяләмә белән раслады.
Алабугада 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы Окружное шоссе урамында урнашкан. Казанда яңа балалар мәктәпкәчә учреждениесе Совет районының «Светлая долина» торак комплексында төзелгән.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе социаль әһәмияткә ия объектлардагы эшләрнең сыйфатына аерым игътибар бирә.