Хөрмәтле ветераннар, кадерле пенсионерлар!
Сезне ихлас күңелдән Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм!
Үзләренең гомерләрен төзелеш комплексын үстерүгә бирүчеләргә рәхмәт һәм хөрмәт белдерәбез. Кадерле ветераннар! Без сезнең зирәклек, белем һәм тәҗрибәгез каршында баш иябез. Сезнең тормыш, дәрт һәм оптимизм яшьләр өчен һәрчак үрнәк булачак.
Сезне чын йөрәктән котлыйбыз һәм яхшы кәеф, нык сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер телибез.