Казанда «Симфония» торак комплексының дүртенче йорты тапшырылды

2019 елның 20 сентябре, җомга

Бүген Казанда алданган өлешчеләрнең чираттагы проблемалы объекты – Ротор урамындагы «Симфония» торак комплексының дүртенче йорты тапшырылды. Төзелешне тәмамлау өчен «Фон» өлешчеләре торак-төзелеш кооперативы төзегән. 180 фатирга исәпләнгән Ротор ур., 27а адресы буенча урнашкан йорт 2014 елда төзелә башлана. 2015 ел ахырында объекттагы төзелеш эшләре, барлык торак комплекстагы кебек үк, төзүче – «Фон-Ривьера» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте бөлгенлегенә бәйле рәвештә туктап калган. Йортны «Бриз» төзелеш компаниясе төзеп бетерә, объектта эшләрне тәмамлау өчен өлешчеләр «Возрождение-4» торак-төзелеш кооперативы төзегәннәр. Искәртеп узабыз, моңа кадәр «Бриз» катнашында шундый ук схема буенча «Симфония» торак комплексының өч йорты тапшырылган иде, аларның соңгысы узган елның декабрь азагында файдалануга тапшырылды. Барлыгы 96 бер бүлмәле, 48 ике бүлмәле һәм 36 өч бүлмәле фатир.  Йорттан ерак түгел 156-нчы номерлы балалар бакчасы урнашкан, мәктәп төзү планлаштырыла. Йорт яны территориясендә 52 парковка урыны булдырылган, моннан тыш, комплекс халкы өчен 362 машинага күп катлы паркинг оештырылган. Планлаштыру проекты буенча монда тагын бер күп катлы паркинг төзү каралган. Якын арада күрше «Возрождение» торак комплексында соңгы йорт файдалануга тапшырылачак. Әлеге торак комплексның өч йорты элек «Симфония» торак комплексы составына кергән иде. 2016 елда алар килешү буенча «Фон» карамагыннан чыгарылды һәм «Бриз» төзелеш компаниясенә тапшырылды, шул ук елның көзендә объектларда эшләр башланды.

Ротор ур., 27в адресы буенча урнашкан өч йортның беренчесе 2018 елның февралендә, икенче йорт узган елның ноябрендә файдалануга тапшырылган. Өченче йортта 505 фатир бар, шул исәптән 87 фатир - өлеш кертеп фатир алучыларныкы. Казанда хәзерге вакытта алданган өлешчеләрнең берничә проблемалы объектында эшләр алып барыла: Чистай урамындагы 68-нче кварталда «Маг-строй» йортында, Нокса авышлыгы буенча «Фон»ның «Молодежный» торак комплексындагы беренче йортта. Четаев урамындагы «Свей» торак комплексының өченче йортында проект документациясен әзерләү бара. Тиздән «Фон»ның тагын бер йортын - «МЧС» торак коплексының икенче йорты төзелешен яңарту планлаштырыла.

KZN.RU портал материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International