Инспекциянең җаваплы вазыйфаи затлары региональ дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашырганда янгынга каршы чараларга аерым игътибар бирәләр. Объектта янгын куркынычсызлыгының иң төп мизгеле булып төп металл конструкцияләрне махсус утка каршы состав белән эшкәртү тора.
Проект документларына кабат экспертиза үткәрү процедурасы гадиләштерелгән. Россия Төзелеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән тиешле федераль закон хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.
Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 2019 елның алты аенда 702 тикшерү үткәргән. Хокук һәм нормаларны бозу өчен 5 млн. 955 мең сумга 154 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешмалар тарафыннан 597 тикшерү үткәрелгән.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Министр хәбәр иткәнчә, 28 июнь көненә республикада 1 млн. 408,4 мең квадрат метр торак сафка кертелгән, бу планның 58 % тәшкил итә.
ТР Дәүләт торак фондының инвестиция программасы буенча 2019 елда 7 мең 838 фатирлы 165 йорт сафка бастыру күздә тотыла, аларның гомуми мәйданы 438,3 мең квадрат метр тәшкил итә. 28 июньгә статистика органнарына 46 йорт (2 мең 494 фатир) буенча хисап тапшырганнар. Төзелә торган 119 йортның 59ы – югары, 23е – уртача, 37се түбән әзерлек дәрәҗәсендә.
Бүгенге көндә программада катнашкан 33 күпбалалы гаиләнең (алар биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияли) барысына да аерым категория гражданнарның торак шартларын яхшырту өчен сертификатлар рәсмиләштерелгән. Сертификат рәсмиләштерелгән гражданнар арасында шулай ук 21 чернобыльче, Ерак Төньяктан күчеп кайткан бер кеше һәм күченергә мәҗбүр булган 18 кеше бар.
Хәзерге вакытта төзелә торган 59 күпфатирлы инвестицион торак йортның 30ы – югары, 26сы – уртача, 3се түбән әзерлек дәрәҗәсендә.
Татарстанда шәхси торак төзелеше өлкәсендә 2019 елда планлаштырылган 7 мең 325 объектның 4 мең 723е файдалануга тапшырылган.
Авыл клубларын төзү программасы буенча эшләр 21 объектта алып барыла. Өчесендә нигез салына, бишесендә диварлары төзелә, җидесендә түбә корыла, алтысында эчке төзекләндерү эшләре алып барыла.
Башкарма комитетлар (Советлар) биналарын төзү программасы буенча 10 объектта эшләр дәвам ителә. Бер объект сафка кертелгән.
Фельдшер-акушерлык пунктларын төзү программасы буенча 45 объекттан берсе сафка кертелгән. 9 табиблар амбулаториясе төзелә. Казандагы Константиновка авылында гомуми практика табибы офисы төзелә. 31 универсаль спорт мәйданчыгы 20 муниципаль районда төзелгән. Алты объект блок-модуль чаңгы базаларын төзү программасы буенча алып барыла.
Яслиле балалар бакчаларын төзү кысаларында 2 объектта эшләр тәмамланган - Арча һәм Тукай районнарында. 27 объектта эш дәвам итә.
ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.
Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә ведомство башлыгы урынбасары Рафаил Гаянов рәислегендә Иҗтимагый совет утырышы узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре капиталь төзелеш объектларында тикшерүләр үткәрү барышында элмә такталы фасадны монтажлау сыйфаты белән бәйле җитешсезлекләр белән очраша.
Казанда Родина урамы буенча 5 нче номерлы торак йорт төзелеше тәмамланды. Әлеге урам буенча торак йортлар комплексына һәм инфраструктура объектларына керә торган бинага проект документлары таләпләренә туры килү турында бәяләмә бирелде.
2019 елның 26 июнендә киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы карамагындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды.
2019 елның 26 июнендә 15 сәгатьтә киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы карамагындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы була.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе июнь ае өчен коррупциягә каршы бюллетень чыгарды.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 2019 ел башыннан алып тикшерүләр нәтиҗәләре буенча шәһәр төзелеше законнарын бозган өчен административ хокук бозулар турында 643 карар чыгарылган. Аларның 39 ы – Дәүләт торак фонды, ә 283 карар - коммерция йортлары буенча.
Бүгенге көнгә гомуми суммасы 18,2 млн сумнан артык штраф салынган.