«Салават күпере» микрорайонындагы ике йорт ярашлылык турында бәяләмә алды

2019 елның 27 декабре, җомга

2019 елның 27 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 3-3 нче һәм 3-4 нче торак йортларның  төзелгән, реконструкцияләнгән капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектын энергетика ресурслары кулланыла торган исәпкә алу приборлары белән җиһазландыру таләпләренә туры килүе турында бәяләмә белән әзерлеген раслады.

Торак йортларның гомуми мәйданы 19547,6 кв.м тәшкил итә, 20 катлы йортларда 396 фатир файдалануга тапшырылган. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International