ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең киңәйтелгән күчмә киңәшмәсе булды, анда 2019 елның беренче яртыеллыгындагы эшкә нәтиҗәләр ясалды. 


16
август, 2019 ел
җомга

2019 елның 9 августында «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында «Татарстан Республикасының ел төзүчесе» тантаналы чарасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Леонид Ставицкий катнашты.


9
август, 2019 ел
җомга

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов Төзүчеләр көне белән котлады.


8
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Көньяк-Көнчыгыш территориаль органы хезмәткәрләре тәмамланган капиталь төзелеш объектын тикшерүне төгәлләделәр.


7
август, 2019 ел
чәршәмбе

Хәзерге вакытта төзүчеләрнең, подрядчыларның һәм төзелеш базарының башка катнашучыларының мобиль телефоннарына (шул исәптән 89052757343 номерынан) шалтыратып, үзләрен Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Александрович Кудряшов дип таныштыралар.  Аннары соң төзелә торган объектның проект документларына туры килү-килмәве турында бәяләмәне алуны тизләтү буенча хезмәтләр тәкъдим итәләр.


5
август, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 10 катлы 1 нче һәм 18 нче йортның 2 нче номерлы торак корпусларына төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектларының проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының энергия ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирелде.


31
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов территориаль органнар җитәкчеләре белән видеоконференция режимында аппарат киңәшмәсе үткәрде, аның барышында берничә мөһим мәсьәлә каралды. Утырышта шулай ук инспекция бүлекләре башлыклары да катнашты.


11
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелег инспекциясендә Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел тулуга багышланган «ТРның социаль әһәмияткә ия объектлары» фотокүргәзмәсе узды. Экспозициядә СССР вакытында төзелгән биналарның тарихи фотографияләре тәкъдим ителгән.


9
июль, 2019 ел
сишәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә РФ Шәһәр төзелеше кодексына проект документларына кабат экспертиза үткәрү процедурасын гадиләштерү өлешендә кертелгән үзгәрешләр буенча киңәшмә узды. Утырышны  ведомство башлыгы Василий Кудряшов рәислегендә узды, шулай ук «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ вәкилләре катнашты.


1
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы территориясендә эшләүче торак төзүче компанияләрне, эскроу счетлар кулланып, проектлы финанслауга күчерүгә багышланган киңәшмә уздырды. 

Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында бөтен муниципаль районнар белән видеоконференция режимында узды. 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, федераль дәрәҗәдә кабул ителгән карарлар буенча өлешләп күп фатирлы торак төзүгә гражданнар акчаларын 1 июнь көненнән бары эскроу счетлар кулланып кына җәлеп итәргә мөмкин. 

Республикада бу өлкәдәге вәзгыять турында ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

«2019 елның 1 июленнән күп фатирлы йортларны өлешкә кереп төзү өчен гражданнарның акчалары бары тик эскроу счетларны кулланып яки объект һәм төзелеш компаниясе РФ Хөкүмәте карары белән билгеләнгән критерийларга туры килгән очракта гына җәлеп ителә», - диде Ирек Фәйзуллин.

Министр хәбәр иткәнчә, 2019 елның 1 июленә республикада 87 төзелеш компаниясе теркәлгән, алар 230 күп фатирлы торак йорт сафка бастыра. Республикада 18 банкка эскроу счетлар кулланып проект финанславы буенча эшчәнлек алып бару хокукы бирелгән. Хәзерге вакытта эшне ун банк алып бара. 

Киңәшмә ахырында Рөстәм Миңнеханов төзелеш компанияләренең эскроу счетлар белән эшләүгә күчүенә бәйле Россиядә булган тәҗрибәне гомумиләштерергә тәкъдим итте. «Бүген эскроу счетларны куллану инде яшәү рәвешенә әверелеп бара. Төзүчеләр эшләргә, торак йортлар төзелергә тиеш, шунлыктан әлеге процесс өчен кирәкле барлык эшләрне дә башкарырга кирәк», - диде Миңнеханов. Ул банк вәкилләренең проект финанславы буенча төзелеш компанияләре белән хезмәттәшлек регламентын булдырырга кушты.

ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International