Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең йомгаклау киңәшмәсендә 2020 елга максатлар һәм бурычлар билгеләнде

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашырганда туа торган сораулар һәм 2020 елга планнар буенча йомгаклау утырышы булды. Киңәшмәне Инспекция башлыгының беренче урынбасары Илфарт Сафиуллин үткәрде.

Утырыш барышында 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә торган үзгәрешләргә бәйле рәвештә төзелеш өлкәсендәге законнарны бозган өчен салына торган штрафлар буенча Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетларының керемнәрен администрацияләүнең яңа тәртибен карадылар. Штрафлар хәзер яңача салыначак.

Билгеләп үтелгәнчә, 2018 елда РФ Шәһәр төзелеше кодексына җитди үзгәрешләр кертелде, тикшерүләр башкарылган эшләрнең техник регламентларга туры килү таләпләрен юкка чыгара, бу күзәтүне гамәлгә ашыру тәртибендә сизелерлек чагылыш тапты.

Киңәшмәдә яңгыраган мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең ведомство системасы «Бердәм тикшерүләр реестры» Федераль дәүләт мәгълүмат системасы белән интеграцияләнә. Инспекция системасын интеграцияләү бурычы һәм Татарстан Республикасының контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең 10 өстенлекле юнәлеше нигезендә, СМЭВ ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы аша тикшерүләрнең 75 процентын теркәүне тәэмин итәргә тиеш. «ЕРП» ФДИС белән интеграция эшләре федераль субсидияләр хисабына уздырыла.

Шулай ук коррупциягә каршы көрәш өлешендәге законнарның яңа таләпләре дә әйтелде. Хезмәткәрләргә 9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш халыкара көне, ришвәт алу яки бирүнең тыюлуы хакында кисәттеләр.

Ахырда, беренче урынбасар ЕРПны тутырганда, эшмәкәрләр белән аралашканда хаталарны булдырмау кирәклеге турында кисәтте. Шулай ук коллективка эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм киләсе елга Инспекция эше перспективалары белән уртаклашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International