2020 елның 11 гыйнварыннан башлап төзүченең яңа хисап формасы гамәлгә керә

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Россия Төзелеш министрлыгының 2019 елның 1 ноябрендәге 668/пр номерлы боерыгы нигезендә төзүче оешма тарафыннан күпфатирлы йортларны һәм башка күчемсез милек объектларын төзү (булдыру) өчен өлешле төзүдә катнашучыларның акчаларын җәлеп итүгә бәйле эшчәнлекне гамәлгә ашыру турында, шул исәптән төзелеш проектларын һәм килешүләр буенча үз йөкләмәләрен гамәлгә ашыруның якынча графикларын үтәү турында хисаплылыкны, төзелеш проектының җыелма исемлеген контрольдә тотучы органга тапшыруның яңа формасы расланды.

Әлеге боерык 2020 елның 11 гыйнварыннан үз көченә керә.

Шулай итеп, 2020 елның 11 гыйнварыннан башлап, контрольлек итүче органга төзүче оешмалар тарафыннан квартал саен тапшырыла торган хисап Россия Төзелеш министрлыгының 2019 елның 1 ноябрендәге 668/пр номерлы боерыгы белән расланган яңа форма буенча җиткереләчәк.

Моннан тыш, Россия Төзелеш министрлыгының 2019 елның 1 ноябрендәге 668/пр номерлы боерыгы нигезендә хисаплылыкны контрольлек итүче органга бары тик төзүче оешманың торак төзелешенең бердәм мәгълүмат системасындагы шәхси кабинеты аша фәкать электрон документ рәвешендә генә тапшыру күздә тотыла.

Шул рәвешле, 2020 елның 11 гыйнварыннан башлап, контрольлек итүче органга шәхси мөрәҗәгать иткәндә кәгазь документ рәвешендә, шулай ук почта аша салынган документлар исемлеге һәм кулга тапшыру турында белдерү белән җибәрелгән кәгазь документ рәвешендә хисап тапшыру мөмкинлеге бетерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International