Татарстан Республикасында эскроу счетларыннан файдаланып төзелгән беренче күпфатирлы йорт ярашлылык турында бәяләмә (ЯТБ) алды

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген, 2019 елның 26 декабрендә, төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турында бәяләмә Казан шәһәренең Совет районындагы Н.Ершов урамы буенча «ART City» торак комплексының 7 нче торак йортка («СЗ «Стройслужуги» ҖЧҖ) бирелде. Әлеге объект эскроу счетларыннан файдаланып Татарстан Республикасында төзелгән, ЯТБ алган беренче күпфатирлы йорт булып тора. Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 1 июленнән барлык проектларны эскроу счетларына күчерү таләбе үз көченә керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International