«Алабуга» МИЗдагы «Синергия» индустриаль-технологик паркының 4нче корпусы ярашлылык турында бәяләмә алды

2020 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Синергия» индустриаль-технологик паркы» объектының әзерлеген раслады. 4 нче корпус төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланылган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирү турында ярашлылык бәяләмәсе алды.

Индустриаль-технологик парк ТР Алабуга муниципаль районындагы «Алабуга» махсус икътисадый зонасында урнашкан. Объектның гомуми мәйданы 76000 кв. метр тәшкил итә. Проектта ике җитештерү корпусы, ике склад мәйданчыгы, җиңел һәм йөк автомобильләре өчен автотукталыш урыннары каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International