Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары Казанның Николай Ершов урамы буенча төзелә торган яңа мәктәптәге эшләрне тикшерде. Уку йорты «Арт Сити» торак комплексында төзелә, ул 1501 укучыга исәпләнгән.
Өч катлы уку йортында проект буенча уку кабинетлары, ике бассейн, ике спорт залы, актлар залы, футбол, хоккей, баскетбол һәм волейбол өчен мәйданчыклар каралган.
«Хәзерге вакытта төзүчеләр монолит каркасны эшләп бетерә, кирпеч өю эшләре алып барыла», – дип сөйләде ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов.
Мәктәп төзелеше «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында алып барыла. Төзелешне 2021 елда тәмамлау планлаштырыла.