Нурлатта спорт комплексын уку елы башына файдалануга тапшыру планлаштырыла

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

Эшләнгән һәм расланган тикшерүләр программасы нигезендә, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең инспекторлар составы, Тикшеренүләр һәм сынаулар буенча территориаль орган белән берлектә, Нурлатта бассейнлы спорт комплексы төзелешен тикшерде.

Гомуми мәйданы 5209 квадрат метр булган бинада волейбол һәм баскетбол уеннары өчен спорт залы, 70 урынлы трибуналар, көрәш белән шөгыльләнү өчен зал, тренажерлар залы, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлыклар булачак. Шулай ук проектта 25 метр озынлыкта 5 юллы бер зур бассейн һәм 10 метрлы балалар бассейны да каралган. Моннан тыш, спорт комплексы территориясендә волейбол һәм баскетбол уеннары өчен өстәмә ачык мәйданчыклар да проектланган.

Хәзерге вакытта төзүчеләр эчке инженерлык системаларын һәм технологик җиһазларны монтажлау белән мәшгуль, эчке бизәкләү эшләрен башкара, төзекләндерү эшләрен алып бара.

Инспекторлар тимер корылмаларны уттан саклау эшләренә сайланма контроль уздырды. Әлеге төр эшләрне башкарганда җитди контрольлек гамәлгә ашырыла, тикшерү барышында төзелеш материалларының һәм корылмаларның сыйфатына лаборатор сынаулар уздырыла.

Спорт комплексын ачу уку елы башында булыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International