ТР Алексеевск районындагы мәктәпнең әзерлек дәрәҗәсе 59% тәшкил итә

2020 елның 29 июне, дүшәмбе

Алексеевск районының Олы Тигәнәле авылында 80 урынга исәпләнгән балалар бакчасы белән яңа гомуми белем бирү мәктәбе төзелә. Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Кама аръягы территориаль органы хезмәткәрләре әлеге объектта күзәтчелек итә.

Подвалда техник каты булган 1416 квадрат метр мәйданлы, ике катлы кирпеч бинада берничә блок эшләячәк: 20 урынлы балалар бакчасы, ашханә, медпункт, уңайлы спорт залы, 60 урынлы мәктәп.

Беренче катта балалар бакчасында иркен төркем бүлмәләре, уңайлы йокы бүлмәләре, киенү-чишенү бүлмәләре, персонал кабинетлары каралган. Икенче катта якты уку сыйныфлары, махсус кабинетлар, укытучылар бүлмәсе, актлар һәм китап саклау урыны булган уку залы урнашачак. Балалар бакчасы булган мәктәп заманча санузеллар, душ бүлмәләре, озынайтылган көн төркемнәре өчен аерым йокы бүлмәләре, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен уңайлыклар, лифт белән җиһазландырылачак. Керамогранит белән тышланган вентиляцияләнә торган фасадны ерактан ук күрергә мөмкин булачак. Территориядә җиләк-җимеш бакчасы утырту планлаштырыла.

Төзүчеләр монолит тимер-бетон фундаментларын, җир асты катын ясаган, кирпеч өю, түбә, тәрәзә блокларын урнаштыру эшләрен тәмамлаган, су һәм җылылык белән тәэмин итү буенча тышкы инженерлык челтәрләрен монтажлау эшләре башкарылган. Хәзерге вакытта эчке инженерлык челтәрләрен монтажлау эшләре бара, төзекләндерү эшләре башланган. Төзелеш эшләренең барлык күләмен җәй ахырына тәмамлау планлаштырыла. Якын-тирә авыллардан килгән кечкенә балалар һәм мәктәп укучылары яңа уку елын яңа заманча бинада башлап җибәрә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International