8 нче июльдә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төзелеш тармагында катнашучылар өчен семинар-киңәшмә үткәрәчәк

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

2020 елның 8 нче июлендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Әлмәт шәһәрендә Татарстанның төзелеш тармагы вәкилләре белән «Дәүләт төзелеш күзәтчелеге өлкәсендә шәһәр төзелеше кодексының яңа таләпләре» темасына зональ семинар-киңәшмә үткәрергә планлаштыра.

Контроль-күзәтчелек органы спикерлары төзелеш стандартлары, шәһәр төзелеше законнарындагы үзгәрешләр, шул исәптән коронавирус пандемиясе шартларында да, дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыру нечкәлекләре турында сөйләячәк.

Чараның максаты – административ каршылыкларны киметү, республикада төзелеш сыйфатын яхшырту, төзүчеләрнең һәм подрядчыларның ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белән үзара хезмәттәшлеге, проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алышу, коррупциягә каршы көрәш.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International