ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең инспекторлар составы тикшерүләр программасы нигезендә 260 урынга исәпләнгән мәктәпкәчә белем бирү оешмалары төзелеше белән танышты. Балалар бакчалары 29 һәм 35А микрорайоннарында төзелә.
Төзелә торган балалар бакчаларының һәркайсы 260 балага исәпләнгән. Мәктәпкәчә учреждениеләр типик проект буенча торгызыла. Бинада уен һәм физкультура мәйданчыклары, музыка залы, төркем һәм йокы бүлмәләре, азык-төлек блогы каралган. Һәр балалар бакчасының гомуми мәйданы 3975,9 кв. метр тәшкил итәчәк. Моннан тыш, учреждениеләр территориясендә күләгә әвеслекләре һәм спорт мәйданчыгы төзелә.
Хәзерге вакытта төзүчеләр эчке инженерлык системаларын һәм технологик җиһазларны монтажлый, эчке төзекләндерү эшләре алып барыла, асылмалы фасад буенча эш башкарыла. Балалар бакчалары югары әзерлек дәрәҗәсендә, аларны уку елы башына тапшыру планлаштырыла.