ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2020 ел
сишәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Җиңүне каршылап» балалар рәсем конкурсына йомгак ясалды. 9 нчы май алдыннан балалар авыр сугыш юлын үткән бабаларын искә алган һәм үз гаиләләренең геройларын сурәткә төшергән.

Ай дәвамында балалар үзләренең иҗади эшләрен ведомствоның электрон почтасына җибәреп барды. Нәтиҗәдә, жюри өчен иң яхшы эшләрне билгеләүгә бәйле катлаулы бурыч килеп туды.

Беренче урын җиде яшьлек Катя Титоренкога бирелде, икенче урында – 14 яшьлек Юрий Гераськин, өченче урынга сигез яшьлек Риана Мингалина лаек булды.

Инспекция конкурста катнашучы балаларга һәм аларның әти-әниләренә зур рәхмәт белдерә. Барлык эшләр дә кызыклы, якты һәм иң югары мактауларга лаек.

Иң яхшы рәсем авторлары истәлекле бүләкләр алачак. Билгеле сәбәпләр аркасында бүләкләү чарасы бераз соңрак үткәреләчәк. Шулай ук рәсемнәр социаль челтәрләрдә дә басылып чыгачак һәм бина фойесындагы күргәзмәдә лаеклы урын алачак. 


9
май, 2020 ел
шимбә

Хөрмәтле ветераннар, хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы, хезмәттәшләр!

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коллективы сезне чын күңелдән 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән котлый! 

Бу тантаналы көнне без бөек каһарманлык бәрабәренә һәм үз гомерләрен корбан итеп,  дөньяны фашист явызлыгыннан азат иткән, нацист Германиясен җиңеп чыккан миллионлаган сугышчыларыбызны искә алабыз. Без сугыш кырларында ятып калган, тылда хезмәт иткән һәм сугыштан соңгы елларда илне торгызган совет кешеләрен искә алабыз.

Изге Җиңү турындагы хәтер озак гасырлар яшәсен өчен, шуның белән ватанпәрвәрлек, рух ныклыгы, Ватанга, гаиләгә һәм якыннарга мәхәббәт тәрбияләү – безнең бурыч.

Без үз геройларыбызның лаеклы нәсел-нәсәбе булырга, Җиңүнең нинди зур югалтулар хакына ирешелгәнлеген мәңге истә тотарга, бу якты бәйрәмгә катнашы булган һәркемгә рәхмәт әйтергә, әле исән калган аз санлы ветераннарыбызны истә тотарга һәм кадерләргә тиеш.

Барлык ветераннарга чын күңелдән сәламәтлек, озын гомер, игелек, иминлек, бәхет, тынычлык, күңел җылысы һәм игътибар телибез. Ул чорда үз гомерен фида кылып, Бөек Җиңү хакына көрәшкән, безгә тынычлык, ирек һәм бәхетле тормыш бүләк иткән  һәркемне мәңге хөрмәт итәчәкбез!


8
май, 2020 ел
җомга

Бүген, 2020 елның 8 нче маенда, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланылган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе турында ярашлылык бәяләмәсе тапшырып, Яр Чаллы шәһәрендәге ябык йөзү бассейнының әзер булуын раслады.

«Юбилейный» дигән яңа йөзү комплексы – ул 25 метр озынлыкта, 6 тармаклы зур бассейн һәм 10 метрлы балалар бассейны.

Бина эчендә уңайлы ял һәм спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да бар: заманча киенү-чишенү бүлмәләре, спорт залы, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлыклар, 50 урынлык трибуналар. Шулай ук территорияне төзекләндерү эшләре дә башкарылган.

Спорт объекты Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәрендәге 29нчы комплекста, Шишкин бульвары буенча урнашкан. Бинаның гомуми мәйданы 4 мең кв. метр тәшкил итә.


7
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тикшерүләр программасы барышында Казанның Новаторлар урамындагы торак йортны тикшерде. Төзелеш мәйданчыгын тикшерү барышында, төзелешне оештыру проектын хезмәтне саклау белән бәйле тупас бозу очраклары ачыкланды.

Аерым алганда, ягулык газы булган баллоннарны саклау һәм алардан файдалану, төзелеш мәйданчыгы территориясен, нигез чокырларын һәм траншеяларны коймалап алу буенча таләпләр үтәлмәгән, бинага керү урыны оештырылмаган.

Шулай ук тикшерү барышында әйләнә-тирә мохитне саклау таләпләрен бозу очраклары да ачыкланды: тәгәрмәчләрне юу пункты су чистарту системасы белән җиһазландырылмаган. Генподрядчыга карата беркетмә төзелде.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы таләпләрен тайпылышсыз үтәү зарурилыгы турында искәртә. Эшне дөрес оештыру, дисциплина һәм контроль төзелеш вакытында бәхетсезлек очракларын һәм кешеләр үлеменә китерә торган афәтләрне булдырмаска ярдәм итә. 

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Синергия» индустриаль-технологик паркы» объектының әзерлеген раслады. 4 нче корпус төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланылган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирү турында ярашлылык бәяләмәсе алды.

Индустриаль-технологик парк ТР Алабуга муниципаль районындагы «Алабуга» махсус икътисадый зонасында урнашкан. Объектның гомуми мәйданы 76000 кв. метр тәшкил итә. Проектта ике җитештерү корпусы, ике склад мәйданчыгы, җиңел һәм йөк автомобильләре өчен автотукталыш урыннары каралган.

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Безнең хәтер тасмасы» рубрикасында Тикшеренүләр һәм сынаулар буенча территориаль орган бүлеге башлыгы Мингалин Айрат Ринат улы турында сөйләп үтәр.

Бариев Рәүф Хөснетдин улы – Бөек Ватан сугышы ветераны. 1925 елда Татарстан АССРның Кызыл Йолдыз (хәзерге Балык Бистәсе) районы Котлы Бөкәш авылында туган. 1943 елда Кызыл Йолдыз район хәрби коматына чакыртып алына. Ленинград фронтының 372 нче Новгород укчылар дивизиясенең 1236 нчы Выборг Кызыл Байрак укчылар полкының 3 нче (соңыннан 1 нче) укчылар батальонында кызыл армияче званиесендә телефонист (соңрак өлкән сержант) булып хезмәт итә. 1944 елда Түбән Новгородны азат иткәндә яралана.

Сугышта күрсәткән батырлык һәм кыюлык өчен «Батырлык өчен» һәм «Сугышчан казанышлар өчен» медальләре ала.

Бариев Рәүф Хөснетдин улы «Маннергейма» линиясе өзелгәндә һәм шәһәр өчен барган сугышларда үзен кыю көрәшче итеп күрсәтә, аппарат янынннан китмичә, гөрләп янган ут астында да сугышчан бурычларны үтәү буенча сөйләшүләрне тәэмин итеп тора.

Мариенбург шәһәре өчен барган сугышларда рота белән өзлексез элемтә алып бара. Дошманның контр атакаларын чагылдыруда катнашып, ике алман солдатын юк итә.

Тыныч вакытта Рәүф Хөснетдин улы ветеринария табибы булып эшли.


6
май, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары Казанның Николай Ершов урамы буенча төзелә торган яңа мәктәптәге эшләрне тикшерде. Уку йорты «Арт Сити» торак комплексында төзелә, ул 1501 укучыга исәпләнгән.

Өч катлы уку йортында проект буенча уку кабинетлары, ике бассейн, ике спорт залы, актлар залы, футбол, хоккей, баскетбол һәм волейбол өчен мәйданчыклар каралган.  

«Хәзерге вакытта төзүчеләр монолит каркасны эшләп бетерә, кирпеч өю эшләре алып барыла», – дип сөйләде ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов.  

Мәктәп төзелеше «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында алып барыла. Төзелешне 2021 елда тәмамлау планлаштырыла.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә «Безнең хәтер тасмасы» рубрикасында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы урынбасары Фатыйхов Линар Замир улының бабасы турында сөйләп үтәрбез.

Фатыйхов Вакыйф Хатыйп улы Бөек Ватан сугышында катнашкан. Татарстан АССРның Алексеевск районы Яңа Салман авылында туган.

1942 елда Алексеевск хәрби комиссариатына чакыртып алына. Снайпер, укчы, аннары 50 нче укчылар гвардиясе дивизиясендә взвод командиры булып хезмәт итә.

Сугыштагы батырлыгы өчен «Батырлык өчен» һәм «Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнә.

Фатыйхов Вакыйф Хатыйп улының бүләкләү кәгазендә болай диеп язылган: Көнбатыш Буг елгасы каршындагы сугышта гвардиянең өлкән сержанты, 1944 елның 30 нчы июлендә үз өстенә җаваплылык алып, су чигеннән үтә, флангтан дошман янына үтеп кереп, пулеметтан чыккан ут белән ике дошман пулеметын тар-мар итә һәм шәхсән үзе дошман саналган 9 солдатны һәм офицерны юк итә.

Сугыштан соңгы тыныч вакытта совет милициясе сафларында участок вәкаләтлесе, опер вәкаләтле вәкил, соңыннан җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең өлкән опер вәкаләтлесе булып хезмәт итә.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төзүчеләргә энергетика нәтиҗәлелеге таләпләрен һәм биналарны һәм корылмаларны кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин итү таләпләрен үтәүне тәэмин итү буенча чаралар өлешендә норматив таләпләрне үтәү зарурилыгы турында искәртә.

Күпфатирлы йортлар төзелешенә карата дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашырганда энергетика нәтиҗәлелеге классы буенча сораулар туа. «Биналарны җылылык белән тәэмин итү» СП 50.13330 таләпләренә туры китереп исәпләнгән энергияне саклау классы еш кына энергетика нәтиҗәлелеге классы сыйфатында күрсәтелә, бу алга таба өлешчеләрдә ялгыш фикер тудыра, чөнки энергияне сак тоту классы өлешле катнашу килешүләрендә энергетика нәтиҗәлелеге классы сыйфатында күрсәтелә.

Энергетика нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту классы охшаш терминнар – торак йортны файдалану барышында энергияне ни дәрәҗәдә экономияле куллануны күрсәтә. Әмма аларда сизелерлек аермалар да юк түгел. Энергия нәтиҗәлелеге классы дүрт күрсәткеч белән билгеләнә: җылылык, вентиляция, кайнар су белән тәэмин итү, гомумйорт ихтыяҗлары өчен электр белән тәэмин итү. Ә энергияне сак тоту классы йортны ягып җылытуга һәм вентиляцияләүгә тотылган җылылык саклау матдәсен сарыф итү күрсәткечләре буенча билгеләнә. Кагыйдә буларак, энергияне сак тоту классы энергетика нәтиҗәлелеге классыннан һәрвакыт югары була.

Энергетика нәтиҗәлелеге классын дөрес билгеләмәү кагыйдә бозу булып санала һәм штраф салуга китерә.


5
май, 2020 ел
сишәмбе

«ТАССРның 100 еллыгы» рубрикасында 1970-1980 елларда Дәүләт архитектура-төзелеш контроле турында сөйләп узарбыз.

1970 елларда республикадагы төзелешнең тизлеге дә, күләме дә арта башлый. Тузган йортлар сүтелә, яңа тораклар, административ биналар калкып чыга.

Шул ук вакытта республика башкаласы – Казандагы төзелешләр күренеше акрынлап кына комплекслы төсмер ала. Төзелеш эшләре шәһәрнең үзәк өлешендә күбрәк алып барыла һәм сәнәгать предприятиеләре тирәсендә туплана. ⠀

Нәтиҗәдә, иске йортлар урынында һәм буш урыннарда бик күп яңа күпкатлы йортлар барлыкка килә. Болар – Г.Ибраһимов, Х.Ямашев, Җиңү, Р.Зорге проспектлары. Горки-1 һәм Горки-2 торак комплекслары формалаша. Биек итеп төзелгән газета-журнал нәшриятлары, Яшьләр үзәге, университетның, Рәссамнар берлеге Күргәзмәләр залының, РКХ, Татар академия театры биналарының яңа корпуслары Казан бизәгенә әверелә. «Океан», «Юность» кибетләре төзелә. 1975 елда Көнкүреш хезмәтләре йорты файдалануга тапшырыла. ⠀

Болар белән берлектә шәһәрдә генә түгел, авыллардагы төзелешләргә дә игътибар бирелә башлый. Әлеге чорда КПСС Өлкә Комитеты Пленумының «КПССның 25 съезды карарлары нигезендә авылда капиталь төзелешне алга таба камилләштерү буенча облпартоешма бурычлары турында»гы карары дөнья күрә. Әлеге бурычны үтәү йөзеннән идарә чаралары эшләнә. Менә аларның кайберләре:

- Дәүләт архитектура-төзелеш контроле инженер-инспекторларының кадрлар составын яхшырту максатларында 10 авыл районын 1977 елда Казан төзелеш техникумын тәмамлаган яшь белгечләр белән комплектларга;

 - төзелеш сыйфатын тикшереп торуны оештыру мәсьәләсе буенча авыл районнары арасында үзара тикшерү үткәрергә;

- Дәүләт архитектура-төзелеш контроленең районнардагы архитекторлары һәм инженер-инспекторлары арасыннан 4 кешене РСФСР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге комитетының «Авыл торак пунктларын планлаштыру һәм төзү һәм төзелеш сыйфатын тикшерү» тематикасы буенча квалификация күтәрү өчен инженерлык курсларына җибәрергә;

- сыйфатны тикшереп торуны көчәйтү буенча Зеленодольскта узган республика семинарын үткәрергә. Чарада катнашучылар Осиново авылын, 37-38 микрорайонын һәм Казанның 3 нче транспорт дамбасын карап чыга. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International