Зур Казан боҗрасының беренче этабын төзү соңгы стадиягә кергән

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Казанда «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында гамәлгә ашырыла торган Зур Казан боҗрасының беренче этабын төзү төгәлләнеп килә.

Төзелешне тәмамлау турындагы белдерү нигезендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре «Зур Казан боҗрасы. Мидхәт Булатов урамыннан башлап Техническая урамына кадәрге участок. (1 этап – Мидхәт Булатов урамыннан Борисковская урамына кадәр)» төзелеш объекты буенча ахыргы тикшерүне уздыра.

Тикшерү Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 52 статьясындагы 5 өлеше таләпләре үтәлешен билгеләү, шулай ук капиталь төзелеш объектын төзү барышында кулланыла торган төзелеш материалларының башкарылган төзелеш-монтаж эшләренең, мондый эшләр нәтиҗәләренең проект документларына туры килү-килмәвен билгеләү максатында үткәрелә.

Ахыргы тикшерүне уздыру кысаларында Инспекция хезмәткәрләре техник заказчы һәм подрядчы оешма белән берлектә асфальтобетон катламнарның калынлыгын һәм катламнар арасындагы беркетмәләрне контрольдә тоту өчен кисентеләрне сайлап алуда катнашты. 

Инспекторлар башкарылган эшләрнең проект документларына туры килүен, шулай ук башкарылган эшләр күләме буенча барлык башкарма документларның булуын тикшерә. Тикшерү уңай нәтиҗә биргән очракта, төзүче оешма дәүләт хезмәте күрсәтү – ярашлылык турында бәяләмә бирү турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы, бу аңа киләчәктә объектны файдалануга тапшырырга мөмкинлек бирәчәк.

БЕЛЕШМӘ ӨЧЕН: 2019 елның 25 июлендә «Главтатдортранс» ДКУ төзүче оешмасы тарафыннан ТР ДТК инспекциясенә билгеләнгән тәртиптә әлеге объектны төзи башлау турында хәбәр җибәрелгән булган. Шуннан бирле ТР ДТК инспекциясе тарафыннан төбәк дәүләт төзелеш күзәтчелеге гамәлгә ашырыла. Төзелә торган объект буенча тикшерүләр расланган тикшерүләр программасы нигезендә үткәрелде. Барлыгы 11 күчмә тикшерү үткәрелде. Күзәтчелек эшчәнлеген гамәлгә ашыру барышында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре элемтә, газүткәргеч, су үткәрү челтәрләрен, хуҗалык-көнкүреш канализациясен, электр белән тәэмин итү линияләрен үзгәртеп корганда, терәк стеналарның җир өсте һәм җир асты өлешләрен, юлүткәргечләрне, җир өсте җәяүлеләр кичүен һәм чистарту корылмаларын төзекләндергәндә башкарылган эшләрнең һәм кулланылган төзелеш материалларының ярашлы булуын тикшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International